Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларда иминлек хакына

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда яңа ел каникуллары көтә. Гадәттә бу чорда кышкы уен төрләренә кызыгып күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана.

Кар-бураннар,  бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык  барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кышкы каникуллар алдыннан  «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе белән берлектә профилактик чаралар үтә. Мәлләтамак башлангыч мәктәбендә дә балалар бакчасы группасы һәм укучылар катнашында агитацион чара үтте. 2 командага бүленеп балалар юл кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен сынадылар, төрле кызыклы башваткычлар чиштеләр, эстафеталарда катнаштылар. Конкурс биремнәре ярдәмендә балалар юл йөрү кагыйдәләре өлкәсендә белемнәрен ныгыттылар.

Түбән Табын авылында урнашкан коррекцион мәктәп балалары белән дә юллардагы иминлек турында әңгәмә үткәрелде. Җәяүлеләр куркынычсызлыгын тәэмин итүче яктырткыч элементлар кирәклегенә аерым басым ясалды. Укучылар игътибарына «Төнге җәяүле» исемле киемнәрдә яктырткыч элементларны популярлаштыруга юнәлтелгән видеофильм тәкъдим ителде. Балаларның барысына да яктырткыч элементлар, информацион буклетлар һәм тематик китаплар таратылды.

 

«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе   А.Р.Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев