Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Әй машина, җитмә юлның башына! Мөслим юлларына кертеләчәк чикләүләр турында...

Юлларын саклау максатыннан 15 апрельдән 14 майга кадәр республикада йөк машиналары хәрәкәте чикләнә. Шул исәптән Мөслим районында да чикләүләр кертелә.

- Язгы чорда транспорт чара­сының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык алты тонна тәшкил итәчәк. Шулай ук 20 майдан 31 августка кадәр вакыт аралыгында авыр йөк ташучы транспорт средстволарына, көндезге һава температурасы +32 градустан югары булганда, асфальт-бетон өслекле юллардан йөрү вакытлыча тыела. Җәйге чорда гомуми кулланыштагы автомобиль юлларыннан авыр йөк ташучы машиналарга хәрәкәт итү вакыты да билгеләнде - 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр. Юлларны сакламау, аны теләсә ничек куллану, авыр техника белән "җәфалау" олы юлларның җимерелү тизлеген арттыра. Һәм мондый юлларга һәрдаим төзекләндерү эшләре таләп итә башлый, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматов.

Тик шунысы да бар: әлеге карар пассажирларны, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнү­челәргә кагылмый.

Авыл юлларын саклау максатында 2 апрельдән барлык авылларга керү юлында шлагбаумнар һәм кисәтү билгеләре куелды.

- Автомобиль юлларында авыр йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турындагы карарны санга сукмаучы тәртип бозучылар ачыкланачак. Бу чара ел да үткәрелә. Юлларны башкача саклау мөмкин түгел. Йөк машиналары шоферларының, белә торып, рөхсәт ителгән авырлык нормативларын бозу очракларына күз йоммаячакбыз. Әлеге чара гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары челтәрен саклауны һәм авыр йөк машиналарының нормативтан тыш хәрәкәтен контрольдә тотуны тәэмин итүгә юнәлдерелә. Татарстан юллары буйлап рөхсәтсез хәрәкәт итүчеләргә 500 мең сумга кадәр штраф салын турында шоферлар хәбәрдардыр. Штрафка өстәп, мәсьәләгә ачык­лык керткәнче, транспорт чарасын да тоткарлаячаклар, - ди Мөслим районы буенча ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Беркемгә дә сер түгел, авыр йөк машиналары чамадан артык йөк төяп, нормативларны бозып, асфальт юлдан хәрәкәт итә. Дөрес эксплуатацияләнмәү сәбәпле юллар җимерелә, бик тиз кыяфәтен югалта, эштән чыга. Кагыйдә бозучыларга штрафлар күбрәк күләмдә салынсын һәм алар түләгән штрафлар юлларны ремонтлауга тотылсын иде!

- Авыл башына кисәтү билгеләре куелды. Җирлегебездә эшмәкәрләр дә шактый. Хәрәкәтне чикләүне күбесе аңлый, проблема юк, дип әйтер идем. Һәрберсен район Башкарма комитеты карары белән таныштырдык. Язгы чорда юл лар ябылуга алдагы елларда кайберәүләр ризасызлык белдергән иде. Төп эше урман ташу белән бәйле авылдашыбыз, авыр техникасын авыл эченә алып кермичә, авыл читендә яшәүче улы ихатасында калдыру җаен тапты. Проблема менә шулай хәл ителде, - ди Баек авыл җирлеге башлыгы Айнур Сәхипгәрәев.

- Әмәкәй җирлегендә элек-электән үк юлларны саклауга аерым игътибар бирелде. Быел да авылга керү юлында шлагбаум куелды. Авыр йөк техникасын авылга кертсәк, карап торган юллардан колак кагачакбыз бит! Җирлектә эшмәкәрләр күп түгел. Техника белән урамнарны җимереп-ватып керү-чыгу проблемасы килеп тумады. Бездәге халык, нигездә, мондый чикләүләргә уңай карый, - ди Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирьянова.

Лилия Шәмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев