Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Хөкемдар булу җиңел түгел

Мөслимдә тумаса да, ул Мөслимне икенче туган ягы дип саный. Әнисе Тәслимә Баланлы авылында туып үскән, әтисенең әнисе дә – Мөслимнеке. Әбиләре биредә яшәгәнгә генә түгел, ватанпәрвәр булганга Алгиз Корбанов үзен Мөслим егете дип хис итә.

Алгиз Корбановны мөслимлеләр яхшы белә. Ул ел саен Мөслимдә мәрхүм әтисе, көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә республикакүләм көрәш ярышлары оештыра. Алгиз – район үзәгендә узучы Сабан туйларында көрәш ярышларының төп хөкемдары да. 15 елдан артык Баланлы һәм Шуганка авыллары Сабан туйларында көрәш ярышларының иганәчесе һәм оештыручысы да ул. Баланлы авыл җирлегендә яшәүчеләр аны берничә чакырылыш рәттән депутат итеп тә сайлый.

Әтисе юлын сайлаган Алгиз бала чагыннан ук көрәш белән шөгыльләнә.

– Әтием миңа татар милли көрәшенең бөтен серләрен өйрәтергә тырышты. 11 ел көрәш белән шөгыльләндем. Татарстан беренчелегендә җиңүләргә ирешеп, призлы урыннар яуладым. Әмма, көчле имгәнү алу сәбәпле, көрәшүдән туктарга мәҗбүр булдым. Шулай да көрәштән китмәдем, – ди ул, елмаеп. – Көрәш ул – келәмгә чыгып бил алышу яки көчеңне күрсәтү, көндәшеңне егып салу гына түгел. Җиңүгә ирешү өчен башны эшләтергә, көрәш кагыйдәләрен төгәл үтәп, гадел итеп көрәшергә кирәк. Көрәшне күзәтүчеләр гаделсезлегеңне күрә һәм сиңа ышанмый икән, көрәшеп торуның мәгънәсе юк. Безнең татар егетләре көрәшеп үскәннәр бит. Татар милли көрәше югалмый, елдан-ел үсә һәм аның масштабы киңәя бара, – ди ТР Көрәш федерациясе әгъзасы, Мөслим районы көрәш федерациясе рәисе Алгиз Корбанов.

Алгиз эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аның үз пассажир агентлыгы бар. Көрәш ярышларын оештырып, эшмәкәр буларак, Алгиз иганәчелек ярдәме дә күрсәтә. 

– Ел саен Мөслимдә – әтиебез истәлегенә, Азнакайда көрәшче дусларыбыз истәлегенә көрәш ярышлары оештырабыз. Ярышларда яшь көрәшчеләр дә, танылып килүче спортчылар да бик теләп катнаша. Максатыбыз бер: яшь буын көчле, батыр, милләт җанлы булып үссен һәм халкыбызның йөзек кашы булган милли көрәш ярышларын онытмасын иде.

Мөслимдә электән үк спортчылар, шул исәптән көрәшчеләр күп булган. Өлкән буын көрәшчеләр арасыннан Рим Синякаевның, Расил Фәттаховның заманында бик матур көрәшүен билгеләп үтте 

А. Корбанов. Бертуган Илнар, Айнур һәм Илдар Сәетгалиевлар республика күләмендә уңышларга иреште. Хәзер инде аларның уллары келәмдә җиңүләр яулый. 

– Россия, Татарстан күләмендә танылган көрәш батырлары да авылда үскән, әтиләре, абыйлары үрнәгендә тәрбияләнгән. Һәр көрәшченең үзенә генә хас техник алымнары бар. Аларны көрәшченең үзеннән башка бе-рәү дә белми. Кемдер – уң кулы белән, икенче берәү сул кул белән көрәшергә мөмкин. Көрәшкә ел дәвамында эзлекле әзерлек кирәк, чөнки ярышка әзерлексез барырга ярамый. Зур тырышлык, әзерлек һәм гадел көрәш нәтиҗәсендә генә җиңүгә ирешеп була, – ди Алгиз Корбанов. – Хөкемдар булу да җиңел түгел. Көрәшче буларак, үзеңне кулда тотарга кирәк. Кайсы да булса көрәшчегә өстенлек бирергә ярамый. Ярышта өч хөкемдарга бергә эшләргә кирәк. Төрле очраклар була, тренерлар яки көрәшчеләр кызып китәргә мөмкин. Ярышны күзәтүче җанатарлар тарафыннан да көтелмәгән хәлләр булгалый. Хөкемдарга тынычлыкны сакларга, гадел һәм дөрес эш итәргә кирәк. Көрәштә дә яңалыклар була, шуңа ел саен көрәш федерациясе тарафыннан укулар үткәрелә. Без анда яңа кагыйдәләр, үзгәрешләр хакында беләбез.

Мәйдан уртасында, тыйнак кына елмаеп, көрәшчеләрнең бил алышуын күзәтүче, шул ук вакытта ярышка аңлатма биреп баручы егетне күрсәгез, белегез: ул Алгиз Корбанов булыр. Быел да Сабантуйда көрәш ярышының хөкемдары ул.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев