Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Яңа ел алдыннан район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хөрмәтләнде

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында катнашучыларга район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен һәм рәхмәтен җиткерде.

“Районыбызда авыл хуҗалыгы – иң алдынгы һәм көчле тармакларның берсе. Бу тармакта бик күп райондашларыбыз хезмәт куя. Шөкер, соңгы вакытта яшьләр дә авыл хуҗалыгына эшкә килә башлады. Бүген авыл хуҗалыгының һәр юнәлешендә дә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла. Һәр юнәлеш бик мөһим. Сез авырлыкларны җиңеп, бурычларны намус белән үтисез. Барыгызга да тирән рәхмәтемне җиткерәм. Киләсе ел матур хезмәт җиңүләре, уңышлар алып килсен. Гаиләләребездә – тынычлык, дөнья имин булсын!” диде район башлыгы.

Бәйрәм тантанасы бүләкләргә бай булды. Альберт Хуҗин һәм районыбызның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов бертөркем райондашларыбызга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәре Наилә Фазлыева “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. “Авзалов” фермер хуҗалыгы механизаторы Рифат Фазлыевка ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. “Ускова” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зимфира Ускова ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Нуретдинов” фермер хуҗалыгы экономисты Флүзә Нуретдинова – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, “Исламов” фермер хуҗалыгы механизаторы Игорь Петров министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, бүгенге көндә Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов та авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

– Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сынатмыйлар, авыр елларда да матур җиңүләргә ирешәләр. Бүгенге авыл хуҗалыгын элеккеге колхозлар чоры белән чагыштырырлык түгел. Безнең авыл җирлегендә “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли. Агрофирмадагы заманча техника һәм технологияләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен мөмкинлекләр искитәрлек шәп! Бу авыр һәм зур сабырлык сорый торган өлкәдә хезмәт куючы һәркемгә сәламәтлек, уңышлар телим, – диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев Мөслим авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең республикада беренче унлыкка керүен билгеләп үтте.

– Мөслим авыл хуҗалыгы, кайсы гына яктан карасаң да, үсешкә юл тота. Быел 138 мең тонна икмәк җыеп алдык. Сөт җитештерүдә дә күрсәткечләребез яхшы: узган ел белән чагыштырганда, үсеш 9 процент тәшкил итте. Йомырка һәм кош ите җитештерүдә дә күрсәткечләребез горурланырлык. Алдагы елларда да эшләребез – уң, уңыш куанырлык булсын иде, – диде ул.

Авыл хуҗалыгы фидакарьләрчә эшләүче хезмәтчәннәре белән горурлана ала. Яшәү көче бирүче, авыл тормышына ярдәм итүче авыл хуҗалыгы тотрыклы булганда, өстәлләребез дә сыйлы булыр. Райондашыбыз Илгиз Исламов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы яшәгәндә, авыллар да яшәр!

Рәмилә Сәләмова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев