«Хәтер» залы да истәлекле экспонатлар белән тулыланып тора
Музейда тарихыбызның данлы исемнәрен мәңгеләштерү дәвам итә!
"Хәтер" залы да истәлекле экспонатлар белән тулыланып тора. Чираттагы экспонат әфганчы Садыйков Ильсур тарафыннан тапшырылды. Шулай ук Мөслим туган як музее фондына Мусин Булат Адлер улы бабасы- Социалистик Хезмәт Герое Мусин Лотфулла Ногман улы (1913-1988) документларын һәм фотосурәтләрен тапшырды. Лотфулла Ногман улы Мусин Әгерҗе районы Сакман авылында туа, 1934 елда Арча пед.техникумын тәмамлап, юллама белән Мөслим р-на җибәрелә, Ташлыяр мәктәбендә, Мөслим урта мәктәбендә директор вазифаларын башкара, Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыштан соң районда җитәкче вазыйфаларда эшли, 1958 елдан Киров исемендәге колхозны җитәкли. 1971 елда Л. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Фото – Мөслим туган як музее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев