Волейбол ярышлары узды
Яңалыклар

Волейбол ярышлары узды

Безнең волейболчылар Апас, Әтнә, Актаныш, Балтач командаларын җиңеп, ярымфиналга чыкты.

Арча шәһәрендә 2003-2004 елгы егетләр арасында волейбол буенча ТР беренчелеге  узды. Ярышларда 21 команда катнашты. Безнең волейболчылар Апас, Әтнә, Актаныш, Балтач командаларын җиңеп, ярымфиналга чыкты. Ярымфиналда Арчага 2:1 исәбе белән оттырды.  Әтнә  командасын  җиңеп исә, өченче урында алды.  Иң яхшы уенчы итеп Шамил Минһаҗев сайланды. Тренер-укытучылары – Илназ Кашапов, Илдар Мадъяров.


Нет комментариев