Вирусолог: Коронавирус эпидемиясе-критик хәл түгел, ә стандарт хәл
Дөньяда гриппның мондый кабынулары ел саен була, дип билгеләп үтте биология фәннәре докторы Альберт Ризванов.
«Хәл яңа түгел - мондый әйберләр елдан-ел төрле масштабта кабатлана. Тиешле карантин чараларын күрү һәм хәлне контрольдә тоту бик мөһим. Бу этапта быелгы эпидемия-шактый стандарт хәл, ул критик түгел. Бу даими бара, кабынулар ел саен була», — диде Ризванов.
Кытай хакимияте күрсәтә торган чаралар җитәрлек, дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев