Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар советының төп максаты – өлкәннәрне актив тормышка тарту

Район ветераннар советы һәм районның Иҗтимагый советының берләштерелгән утырышы үтте. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рамил Муллин, җәмәгать оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

Районда барлыгы 5835 пенсионер исәпләнә бүген. Алар җирлек халкының 29 процентын алып тора. Лаеклы ялдагы гражданнарның мәнфәгатен кайгыртучы ветераннар советының эше күз алдында. Оешма үз эшчәнлегендә төп максат итеп ветераннарны актив тормышка тартуны күздә тота. Әйтергә кирәк, өлкән буын вәкилләре районның һәм җирлекләрнең җәмәгать тормышына елдан-ел ныграк тартыла.

- Үзешчән сәнгать конкурсларында ветераннарыбыз яшьләр белән бер дәрәҗәдә сәхнә тота. "Сүнмәс дәрт" клубы үзешчәннәре узган ел гына да 12 урында зур концерт программасы күрсәтте. Скандинавча йөрүчеләр, шахмат, йога түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр күбәя, - диде район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.

Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнүне көндәлек режимга кертү кирәклеген искәртте ул. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшырту юнәлешендә хәл итәсе проблемалар турында да әйтте. Районда 1037 ялгыз яшәүче булып, аларның 232се социаль хезмәткәр ярдәмен ала. Урын өстендә ятучылар да байтак. Алар арасында сәламәтлеге буенча группа ала алмаучылар да бар. Инвалидлар өчен санаторийларга юллама алуны җиңеләйтү кирәк. Аерым авылларда мәрхүмнәрне җирләүдә авырлыклар күзәтелә. Илгиз Низамов шуңа бәйле районда ритуаль хезмәтләр күрсәтүче оешма булдыру кирәклеген ассызыклады, быелдан тормышка ашырылачак яңа проектлар белән дә таныштырды. Ветераннар тормышы, аларны борчыган проблемалар доклад буенча фикер алышучылар чыгышында да чагылыш тапты.

Утырышта районның Иҗтимагый Совет рәисе Моряк Йосыпов узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, проблемаларны ачыклап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Җәмәгать оешмалары арасында Иҗтимагый совет чагыштырмача яшь санала. Шуңа да карамастан, ул үз алдына куелган бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Хакимият белән җәмәгатьчелек арасын тыгыз бәйләнештә тоту; җирле власть органнары алып барган сәяси-иҗтимагый эш юнәлешләрен билгеләүгә һәм үтәүгә күбрәк гражданнарны, җәмәгать оешмаларын тартуга булышлык күрсәтү; социаль хезмәтләрнең сыйфатына контрольлек итү; гомумән, иҗтимагый киңлекләр формалаштыру өлкәсендә эшчәнлеген яхшырта бара. Районның Иҗтимагый советы узган елТР Иҗтимагый Палатасы игълан иткән конкурста II дәрәҗә Дипломга лаек булган икән, димәк, сайлаган курс һәм эш алымнары дөрес. Моряк Йосыпов киң халык массаларын җәмәгать тормышына тартудагы проблемаларны да ачыклады, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республикада гамәлгә ашырылучы программаларның ничек эшләве Мөслим районы мисалында ачык чагылуын ассызыклады. Район башлыгы Рамил Муллин, җәмәгать оешмаларының эшчәнлеген анализлап, тынгысыз хезмәтләре өчен аларның җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. Чара барышында күтәрелгән сорауларга җавап бирде.

Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Әсвәт Харисов республика ветераннар советының Почет билгесе белән бүләкләнде. Җәмәгать тормышы активистларына Район башлыгының Мактау грамотасы, район ветераннар советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев