(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган атна эчендә, 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр, Татарстанда 12 мең 649 кеше тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктырган. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар исәбе 2,8 процентка кимегән.
Бүгенге көндә чирләүчеләр дәрәҗәсе эпидемик чиктән 25 процентка кимрәк, дип билгелиләр Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.
Нет комментариев