Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз аягы белән килгән, носилкада алып киткәннәр

Санкт-Петербургтан Чаллыга сөйгәне янына кунакка килгән 38 яшьлек ир-ат авыр сынаулар уза. Йөрәгенә ябышып, ул хастаханәгә эләгә. Табиблар әйтүенчә, оешкан кан артериядә тоткарлана башлый. 10 көн буе табиблар аны ясалма йөрәк белән яшәтә. 15 литрга якын кан алыштырып торалар.

Пациент дарулар һәм медицина җайланмалары белән генә тора. Инфаркт куркынычы яный. Тиз арада йөрәген донорныкына алыштыру сорала. Чаллы табиблары аңа операция ясап,  Мәскәүдәге трансплантология һәм ясалма әгъзалар үзәгенә җибәрәләр. Ир-атка кеше йөрәген күчереп утырталар. Операция уңышлы үтә. Хәзер ул тернәкләнү уза. Хастаханәдән чыгу белән БСМП табибларына кунакка киләргә планлаштыра. "Мин сөйләшә алам, сулыйм. Бу - зур бәхет. БСМП табибларына рәхмәтләремне әйтәсем килә", - ди ул. 

Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/sankt-peterburgta-iasauce-ir-at-callydagy-soigane-ianyna-kilep-ioraksez-kala-iazdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев