Уттан сак бул!
Яңалыклар

Уттан сак бул!

7 июль көнне Октябрь авылындагы Совет урамында кичке сәгатьләрдә шәхси йортта янгын чыкты.

Электр чыбыгындагы кыска ялганыш сәбәпле, йорның 56 кв. метр мәйданы тулысынча янып бетә. Йорт иминиятләштерелмәгән булган. Янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланма төтен чыгу белән хәбәр биргән. Йорт хуҗасы – 1960 нчы елгы ир-ат автоном җайланма сигналын ишетеп кенә үлемнән сакланып калган. “Ел башыннан җирлегебездә унбер янгын булды”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев