Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут күршеләребез актанышлылар Америкада яшәүче якташларыннан күчтәнәч алдылар

Актанышта җәйге спорт сезонын ел саен күренекле марафончы, якташыбыз Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы белән башлап җибәрәләр. Эстафетада 150 гә якын мәктәп укучысы катнашты.

Иң кызыклысы- йөгерешчеләрне алда зур сюрприз көткән.

Фирая Солтанова Казан Дәүләт педагогия институтында бергә укыган дусты Гүзәл Шәвәлиева аша җиңүчеләргә тәмле күчтәнәч- торт юллаган:

-Фирая якташларының аның Кубогына эстафета үткәрелүенә бик шат. Кичә мин аның белән телефоннан сөйләштем. Ул Тын океан ярларыннан сезгә кайнар сәламнәр юллады, август аенда Актанышка кайтып тагын бер ярыш үткәреп бүләкләр тапшырачагын әйтте. Бүген исә беренче урын алган өч командага үзенең исеменнән торт тапшырырга кушты,- диде бүген "Батыр" спорткомплексында эшләүче Гүзәл апа истәлекләре белән уртаклашып. 
Татар Ямалысы, кадет-интернат һәм Актанышның беренче мәктәбе командалары эстафетада җиңделәр һәм кубок, дипломнар белән бергә Фирая апаның күчтәнәч тортларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев