Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Урманга зыян салсаң, 1 миллион сум түләтәләр

Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде

Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга янгынга каршы махсус режим вакытында штраф бәяләре 1 миллион сумга кадәр арта. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.

– Урманнарда учак ягу бөтенләй тыела. Янган шырпы, тәмәке төпчекләр, пыяла шешеләрне ташларга да ярамый. Янучан матдәләрне сеңдергән чималларны да читтә калдырырга кирәк. Урманнарны янгыннан саклау – иң зур бурычыбыз. Янгын куркыныч апрель аенда башлана, октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда җиңнәр сызганган булырга тиеш, – ди министр.

Янгын кагыйдәләрен бозу кешеләргә 30 мең сумга хәтле, вазифаи затларга – 50, юридик затларга 400 мең сум штраф каралган. Ә менә янгынга каршы махсус режим вакытында таләпләр катгыйлана. Гади кешеләргә – 40-50 мең сум, вазифаи затларга – 60-90 мең сум, юридик затларга – 600-1 млн сум күләмендә штраф салыначак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев