Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Урам себерүчеләрне пилотсыз техника алыштырачак

Казанда урам себерүчеләр җитмәү мәсьәләсен пилотсыз аппаратлар ярдәмендә чишәргә дигән карарга килделәр. Техниканы торак ишегалдында сынап карадылар

 

Казанда урам себерүчеләрне пилотсыз техника алыштырачак

Татарстан башкаласының коммуналь өлкәсендә кадрлар җитмәү мәсьәләсен югары технологияләр ярдәмендә хәл итмәкче булалар. Бүген Нурсолтан Назарбаев урамындагы 35 йорт ишегалдында кар эттерү өчен билгеләнгән җир өсте дроннарын сынау узды.

Казанда эшче куллар җитмәвен саннар да раслый: шәһәрнең идарә итүче компанияләренә штаттагы эш өчен генә дә 900 урам себерүче җитми. Шул ук вакытта төзелеш темплары кимеми: ел саен 1,3 миллион квадрат метр яңа торак файдалануга тапшырыла һәм аларны да карап торырга кирәк.
Сынаулар күрсәткәнчә, ике аппарат 20-30 кешедән торган бригаданы алыштырырга сәләтле. Бер дрон кар этү өчен чүмеч (ковш) белән җиһазландырылган, икенчесе зур кар түмгәкләрен ваклый һәм массаны юл читенә ата. Техника автоном режимда 8 сәгатькә кадәр эшли һәм -25 градуска кадәр суыкларга чыдам.
Хәзерге вакытта пилотсыз аппаратлар белән операторлар джойстиклар ярдәмендә идарә итә, әмма уйлап табучыларның планнарында –тулысынча автоматик система кертү. Машиналарның функцияләрен камилләштергәннән соң, кул хезмәтеннән бәйлелекне киметү өчен, аларны шәһәр хуҗалыгына активрак җәлеп итәргә ниятлиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фотолар: © Рәмилә Мөхәммәтшина / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев