Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Универсаль спорт залда XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналы узды

Район оешма, предприятие, авыл җирлекләре спорт командаларын, хезмәт коллективларын айлар буе 28 кышкы спартакиада берләштерде,бер сулышта яшәтте. Бәйрәм төсен алган , җиңү өчен киеренке ярышлар белән үткән бу көннәр һәркемнең күңел түрендә якты хәтирә булып калыр.
Бүгенге көн ярышларның пигы - суперфинал ярышлары белән үтте.Командалар җиңү өчен бөтен көчләрен куеп, осталыкларын җигеп уйнадылар.Җан атарлар да үз командаларына супер активлыклары белән көн буена көч бирделәр, чын мәгьнәсендә җан аттылар.Командалар арасында урыннар 1дән 4 кә кадәр бирелүе дә табигый, һәр урын берәр генә шул. Шунысы куанычлы: һәр команда көчле, аерма шунда, уен төрләре төрле, һәр кайсында да 1 урынны алу мөмкин түгел.Иң мөһиме оешканлык, осталык, дуслык, бер - береңә хөрмәт күрсәтү булды.
Спорт комплексындагы бүгенге атмосфера шулай булды, бердәмлек мисалларын күреп, күңелдә шуларны кичерүдән туган шатлык, куаныч, теләктәшлек хисләреннән көн буена күзләрдән күз яшьләре кипмәде.
Командаларга, оештыручыларга,судьяларга, спартакиаданы үткәрүгә көчен куйган һәркемгә, җанатарларга рәхмәт.Алдагы елларда да шулай матур очрашулар насыйп булсын.
1урынны - Метрәй авыл җирлеге, 2 урынны- район эчке эшләр бүлеге, 3 урыннв - гимназия һәм "Нептун" йөзү бассейны командалары яулады, 4 урында Мәллә Тамак авыл җирлеге командасы калды.
Ихластан котлыйбыз, алдагы ярышларда да, елларда да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев