Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Элек һәм хәзер

“Авыл утлары” газетасының 31 октябрь санында (№79) басылып чыккан “Ак чәчәкләр тапланмасын” дигән мәкаләне укыгач, мин дә кулга каләм алдым әле.

“Авыл утлары” газетасының 31 октябрь санында (№79) басылып чыккан “Ак чәчәкләр тапланмасын” дигән мәкаләне укыгач, мин дә кулга каләм алдым әле. 
Миңа 1960-70 нче елларда хастаханә юлларында бик күп йөрергә туры килде. Ул вакытта Казан хастаханәләрендә бернинди акча төртү дигән әйбер юк иде. Әле миңа обком хастаханәсендә дә дәваланырга туры килде. Кемнең кем булуына карамастан, больницага салалар, кирәк булса, операция ясыйлар, терелеп аякка баскач кына чыгаралар иде. Табиблар, шәфкать туташлары, төнлә дә кереп, авыруларның хәлләрен беләләр. Бүгенге кебек аппаратуралар да булмады ул чорда, әмма карау-дәвалаулары бик яхшы иде. Операциядән соң сакларга дип килгән кешене кертмәделәр дә, үзләре карадылар. Ә хәзер тәртип гел икенче: карар-килер кешең булмаса, хастаханәгә гел алмыйлар да. Дөрес, хәзер мин хастаханәләргә бик сирәк барам. Район табибларыннан, шәфкать туташларыннан зарланмыйм алай. 
Менә рекламаларда күрсәтәләр: күзгә операция ясату – 37 мең сум, аденомага ясату – 30 мең. Бу операцияләрне бушка ясап була торгандыр бит?! Казан, Яр Чаллы хастаханәләренә барган кешеләр, “акчасыз бер җиргә кереп булмый”, дип зарланалар. Менә бу хәлне бетереп булмыймы икән? Югыйсә, табибларның хезмәт хаклары да бик әйбәт бит. Ел саен диярлек күтәреп кенә торалар. 
Күпләрне борчыган бер мәсьәлә бар. Мәетләрне ярдыру турында сүзем. Якыны үлгән кешегә бик авыр бит. Болай да борчулы вакытында күпме проблеманы хәл итәргә кирәк: техникасын табып булмый, тапсаң да – акча бик күп кирәк. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмәдәге моргларга бара башласаң, 150-200 километр үтәргә кирәк. Әле ярый анда көтеп торсалар?! Бер көнне илтеп кайтасың, икенче көнне барып алырга кирәк. Үзебезнең Мөслимдә оештырып булмас иде микән ярдыру дигәнен? 

Мөҗәһидан Мортазин, 
хезмәт ветераны. 
Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев