Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты

Шигырь итеп җәйге букет  җыйдым,  Бүген менә сезгә өләшәм. 

ҖӘЙГЕ БУКЕТ 
Шигырь итеп җәйге букет 
җыйдым, 
Бүген менә сезгә өләшәм. 
Моңым бар да – көйли генә 
белмим, 
Җырлый белгәннәрдән 
көнләшәм. 
Җәйге букетыма алам әле 
Үләннәрнең хәтфә яшелен. 
Һәр чәчәкнең, һәрбер 
яфракның 
Серләре бар кебек яшерен. 
Җиләкләрнең алам татлы 
тәмен, 
Алмаларның алам хуш исен. 
Һәммәгезгә тисен өләшкәндә 
Бар җиһанны ярату хисем. 
Алыйм әле шигъри бәйләмемә 
Ачкылт-баллы тәмен чиянең. 
Мин бәхетле кеше, шушы 
гүзәллекнең 
Барсын күрәм, барсын тоямын! 
Мәтрүшкәләр өстим, онытмадым 
Сез үпкәли генә күрмәгез. 
Барыбызга җитә җәйнең яме, 
Боегыплар берүк йөрмәгез. 
Күбәләкләр кунды букетыма. 
Сарылары, алы, кызылы. 
Сезгә бирәм, үзем генә җыйсам, 
Яшәүләрнең булмас кызыгы. 
Җәйге букетымнан өлеш тисен 
Берәүдән дә аны кызганмыйм. 
Мизгелләрдән шигырь, җырлар җыеп, 
Күпме гомер юлы узганмын! 
 

ӘЙЛӘНСЕН ДӘ, 
ӘЙЛӘНСЕН...
 
Тагын бер җәй үтеп бара, 
Гомерләрнең бер җәе. 
Җәйләрне көз алмаштыра, 
Туктатырга юк җае. 
Берүк кенә туктамасын, 
Көзләргә керик әле. 
Һәр мизгелнең тәмен, ямен, 
Кадерен белик әле. 
Көзләр нурында коенып 
Кышларга кереп китик; 
Карлар белән шаярышып 
Язларга барып җитик. 
Туктамасын шушы барыш, 
Әйләнсен дә әйләнсен. 
Бушка гына әйләнмәсен, 
Белик яшәү мәгънәсен. 
 

Сирина ЗАЯЛОВА. 
Мөслим. 

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев