Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз фикере.Җитте заман

Сатучылар күп, бу кибетләргә йөрүче бармы икән, дип гаҗәпләнәм. “Йөрүче юк, әйбер алмыйлар” дип зарланучылар бар анысы, тик берсе дә кибетен япмый бит!

Динара Сәлимова, Мөслим: 
– Җитте заман: кибетләрдән дә күп нәрсә юк! Сатучылар күп, бу кибетләргә йөрүче бармы икән, дип гаҗәпләнәм. “Йөрүче юк, әйбер алмыйлар” дип зарланучылар бар анысы, тик берсе дә кибетен япмый бит! Керем бар, димәк. Эш сәгатьләрен әйтер идем! Сәгать 9.00 тулгач, көчкә ача кайберләре, кичке биш тулмас борын, кибетен ябып, кайтып китә. Азык-төлек кибетләре эшли әле. Кием, башка кирәк-ярак карыйм дисәң, кая барырга белми аптырыйсың. Кичке алтыга, җидегә кадәр эшләргә була бит. Эш вакытында кибеттә йөреп булмый бит инде. Шәһәр кибетләре бит кичке унга кадәр хезмәт күрсәтә. Без шәһәрнекеләрдән киммени?! Сезон беткәндә ташламалар ясарга да мөмкиндер. Авыл дигәч тә, авыл кешесе җүләр түгел ул. Мөслимлеләр зәвыклы итеп киенә белә!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев