Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз бүләк ала

“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына декабрь аенда язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Декабрьдә язылучылар саны йөзләгән булса да, квитанцияләр санаулы гына килде.

Нәтиҗәдә Сал.Мухан авылыннан С.Кирамова (Фрунзе ур.,3 йорт) Мөслим телевидениесенә бушлай котлау мөмкинлеген отты. Вәрәшбаштан Фирүзә Гыйздуллина (Первомайская ур., 18) белән Мөслимнән Н.Рәхимова (Вахитов ур., 27/7) Мөслим радиосына котлау бирү мөмкинлегенә лаек булды. Островкадан З.Хафизов (Лесная ур.,6), Югары Табыннан Фәнис Нуриев, Иске Чакмактан Сирена Минһаҗева (Заречная ур., 7) һәм Мөслимнән Фәрит Сабитов (Бакча ур., 4) иганәчеләребезнең истәлек бүләкләрен отты. Әбунәчеләребезнең бүләкләрен редакциядән (Пенсия фонды бинасы) ай дәвамында килеп алуларын сорыйбыз. 
Нинди дә булса сәбәпләр белән “Авыл утлары”на язылмый калсагыз, район газетасына альтернатив язылу (редакциядән килеп алу шарты белән) мөмкинлеге бар. Почта аша да язылырга була. Бу очракта газета өегезгә киләсе айдан килә башлаячак.

Рәйсә Вильданова, 

Атлас: 
–1993 елда Атлас авылына килен булып төшкәннән бирле районда чыгучы “Авыл утлары” газетасына язылабыз. Үзем башта беренче биттәге язмалар һәм кыска хәбәрләр белән танышам. Бушрак вакытта урта битләрдәге райондашларыбыз турындагы язмаларны укыйм. Район газетасына язылып, һич уйламаганда бүләк оттык. 
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев