«УЯВ-2026» бәйрәмендә «Аргамак» атларының уңышы
11 июльдә Әлки районының Сихтермә (Хузангаево) авылында «УЯВ-2026» чуваш милли бәйрәме узды
Бәйрәмнең бизәге булып торган ат чабышларында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 160 ат көч сынашты. «Аргамак» ат спорты комплексыннан махсус чакыру буенча ике ат, ярышларда катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште.
- 4 яшьлек орлов токымлы Чингизхан икенче урынны яулады (йөртүчесе - Фазаел Вәлиев).
- 3 яшьлекләр төркемендә Покерфейс кушаматлы ат шулай ук икенче урынга лаек булды (йөртүчесе - Таһир Мөхәмәтов).
Бәйрәмдә спортчыларны уңышлары белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм КПРФ җитәкчесе Геннадий Зюганов котладылар.
Фотолар - "Аргамак" ат спорты комплексыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев