Тукай районындагы авариядә зыян күргән машина йөртүчеләр хастаханәгә озатылган
Яңалыклар

Тукай районындагы авариядә зыян күргән машина йөртүчеләр хастаханәгә озатылган

«Дэу Матиз» шоферы, бозлавык аркасында идарәсен югалтып, «Лексус» белән «маңгайга-маңгай» бәрелгән.


(«Татар-информ»). Тукай районында ике автомобиль бәрелешү аркасында шоферларның икесе дә җитди тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бүген иртән «Дэу Матиз» шоферы, бозлавык аркасында идарәсен югалтып, «Лексус» белән «маңгайга-маңгай» бәрелгән.

Һәлакәт урынына килгән 89нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторларын өзгән.

Күпсанлы тән җәрәхәтләре алган «Дэу Матиз» шоферын хастаханәгә озатканнар. «Лексус» шоферының сәламәтлегенә ни дәрәҗәдә зыян килүе хакында әлегә мәгълүмат юк.


Нет комментариев