
Бүген төнлә бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Тукай районында "Кояшкай" балалар сәламәтләндерү лагере янында юл-транспорт һәлакәте булу хәбәре килеп ирешкән.

"Дэу Нексия" руле артында 24 яшьлек хатын-кыз булып, ул идарәне югалтып, машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм ауган.

Чаллы 6нчы зона коткару хезмәткәрләре автомобиль аккумуляторын сүндереп, зыян күрүчеләргә машинадан чыгарга булышкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 24 яшьлек машина йөртүче, 25, 26 яшьлек пассажирлар хастаханәгә озатылган, хәлләре уртача.
Нет комментариев