Туган як музеена Яр Чаллы кунаклары килде
Кунаклар актив сораулар бирделәр, күргәзмәләр белән кызыксындылар
Быел Музеебызда көтмәгәндә матур кунаклар — Яр Чаллы шәһәреннән килүче дусларыбыз булды.
«Алар безгә уртак танышлары ярдәмендә юл таптылар. Экскурсия вакытында без музейның иң күренекле урыннарын, тарихи мирасыбызны күрсәттек. Кунакларыбыз тыңлап кына калмадылар, ә актив сораулар бирделәр, күргәзмәләр белән кызыксындылар. Аларга бик ошады, хәтта кабат килергә, үзләренең якыннарын да алып килергә ниятләрен белдерделәр. Без бик риза һәм киләсе очрашуларга кадәр көтеп калабыз!» – ди музей хезмәткәрләре.
Фотолар - Мөслим Туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев