Түбәләрдәге кардан, боздан сакланыгыз!
Яңалыклар

Түбәләрдәге кардан, боздан сакланыгыз!

Оешма җитәкчеләреннән һәм шәхси йорт хуҗаларыннан түбәләрне кардан вакытында чистартуларын сорыйбыз

Хөрмәтле райондашлар! Кар күп яву һәм көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе җәяүлеләр өчен дә, транспорт өчен дә түбәдән кар ишелү куркынычын арттыра.

Оешма җитәкчеләреннән һәм шәхси йорт хуҗаларыннан түбәләрне кардан вакытында чистартуларын сорыйбыз.

Җәяүлеләр, биналар янында йөргәндә игътибарлы булыгыз, автомобильләрегезне түбәдән кар төшү ихтималы булган урыннарда калдырмагыз.

Үзегезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын кайгыртыгыз! Аеруча шук-шаян балаларга, өлкәннәргә карата игътибарлы булыгыз.

Фидания Шәймарданова һәм Римма Афзалова фотолары.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев