Цитрус кабыгын ташламагыз!
Яңалыклар

Цитрус кабыгын ташламагыз!

Цитрусларның С витами­нына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да таш­ларга ашыкмагыз.

Цитрусларның С витами­нына бай икәнен һәркем белә. Аларның кабыгын да таш­ларга ашыкмагыз. Түбәндәге киңәшләрнең берәрсенә ярап куяр:

– төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына кал­мый, көя күбәләгеннән дә саклый.

– Аш бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга да була.

– Вакланган кабыкларны туф­ракка черемә буларак кулланалар. Аның исен эт һәм песиләр дә өнәми. Шуңа күрә, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.


Нет комментариев