Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тәрәз саен яран гөл үсә

Тәрәзәләрнең сөйләшкәнен тыңлаганыгыз бармы сезнең? Сөйләшәмени алар, димәгез, бары тыңлагыз: – Мин нинди матур, йөзлекләрем кояшта ялтырый! – Минем челтәремне яңарттылар... – Күрегез, минем гөлләрем чәчәк атты!

Тәрәзәләрнең сөйләшкәнен тыңлаганыгыз бармы сезнең? Сөйләшәмени алар, димәгез, бары тыңлагыз:

– Мин нинди матур, йөзлекләрем кояшта ялтырый!

– Минем челтәремне яңарттылар...

– Күрегез, минем гөлләрем чәчәк атты!

Гөлләргә күмелеп утырган тәрәзәләр, баш­калары челтәр бизәкле йөзлекләре белән ни­чек кенә ялтырамасын­нар, барыбер гүзәлрәк. Алардан җылылык, нур бөркелә. Шау чәчәктә утырган тәрәзәләрне күрүгә, аларның хуҗасы белән очрашу теләге уяна. Мөслимдә бик күп шун­дый үзгә тәрәзәләр. Алар арасында берсе әллә каян үзенә тартып тора. Чөнки ул фатирның өч тәрәзәсе елның дүрт фасылын­да да яшеллеккә күмелеп утыра. Мондый фатир­да кара коелган, күңелсез кешеләр яшәргә һич мөмкин түгел.

Шулай булып чык­ты да. Башкортостанның Аскын районы Солтанбәк авылы кызы Рәфилә Ш ә р ә ф е т д и н о в а , әйтерсең, кояш чыгышының бөтен ну­рын үзенә җыйган. Озак еллар Мөслимдә яшәү дәверендә дала җилләреннән алган кай­нарлык, серлелек, бәлки, сүрелә дә төшкәндер. Әмма гөл-чәчәкләрнең телен белгән, алар белән сөйләшүдән тәм тап­кан әнисеннән яшел тереклеккә күчкән мәхәббәте көчәя генә бара. Әнисенең вафаты­на шактый еллар булу­га карамастан, “әни гөле” әле һаман тәрәз төбен ямьли, гел балкып тор­ган чәчәге, мәңге яшел яфраклары өй хуҗасына таң саен сәламен юл­лый. Гөлләрнең җаны ба­рына ничек ышанма­сын Рәфилә?! Әнисе ба­кыйлыкка күчкәннән соң, ялгыз калган әтисен тәрбияләргә үзе янына Мөслимгә алып килә ул. Миләүшә гөлләре тезелеп утырган йокы бүлмәсенә урнаша Шәүкәт абый. Моңарчы чәчәк атудан туктамаган миләүшәләр, олы кешенең авыруы көчәйгән саен, үзләре генә аңлаган чәчәк ату циклына күчәләр. Шау чәчәккә күмелеп атна утыралар да – барысы бе­рьюлы шиңеп тә төшәләр. Үлгән сабаклардан арын­дыруга, гөлләре янә чәчәк аталар, янә шиңәләр.

– Шулай итеп, әтинең чирен үзләренә алдылар алар, – ди Рәфилә.

“Кем арбасына утырсаң...” дигән хикмәтле сүзләрнең кадерен белгән әби-бабаларыбыз.

Рәфиләнең тор­мыш иптәше Расыйх та, Солтанбәк гүзәленең мондый сәерлегенә тиз күнегә. Хәтта гөлләрнең хәрәкәтен тоемлау сәләте барлыкка килә анда. Ка­латея (халыкта “бис­милла гөле” дип ата­ла), дога укыгандагы ке­бек могҗизаи хәрәкәтләр ясарга сәләтле икән. Кич йоклар алдыннан яфра­клар ябылалар, таң атуга ачылалар.

– “Әнә, гөлең күзләрен йома”, – ди торган иде Расыйхым, – дип моңсу гына искә ала Рәфилә.

– Белмим, гөлләрем булмаса, Расыйхымның иртә китүен ни­чек күтәрер идем дә, улым белән кызымны тәрбияләргә каян көч та­бар идем!?

Чыннан да, авыр кай­гыны кичерүдә ялгызлык иң зур дошман бит ул. Рәфилә, Мөслим электр челтәрләрендә монтер булып эшләгән ире эштә фаҗигале төстә үлгәннән соң, бар кайгысын гөлләренә сөйләп юана. Утлар кичкән әфганчы егет якты дөньядан “ха­лыкны утлы итәм”, дип китәргә тиеш идемени!?

Баек авылының иң тырыш, иң гаярь ир- егетләреннән була Ра­сыйх Закирҗан улы. Рәфилә Туймазы­да шәфкать туташла­ры әзерләүче училище­да бергә укыган иптәш кызының туена кайткач таныша аның белән. Ра­сыйх кунак кызын бик ошаткандыр, мөгаен. Тау- ташлар кичкән егет Туй­мазы белән Баек арасына юл суза. Тиздән Башкор­тостан кызы Баек авылы­на килен булып төшә...

Туктамый аккан сулар кебек еллар да, кайгы- хәсрәтне томанга урап, һаман ерагая баралар. Илизасы белән Рамиле, мәктәп тәмамлап, югары белем алдылар, һөнәрле булып, үз дөньяларын үзләре көтәләр. Әтисенең сыйфатларын үзенә сеңдергән кызы, кияүгә чыгып, дәү әнигә онык үстерә.

Рәфилә ире эшләгән оешмада хезмәт куя бүген. Яшьлеге, парлы гомере үткән Мөслим аңа туган ягы кебек якын. Халык телендә “подстанция йорты” дип йөртелүче ике катлы йортта барысы бер гаилә булып яшиләр алар. Үзе югында гөлләрен карап торучылар да күршеләре. Бу фатирдан гармун та­вышы ишетелсә дә, гаҗәпләнми күршеләре, димәк, Рәфилә бүген өйдә. Кайчакларда бу илаһи моңга гитара ту­дырган матур җыр да ку­шыла. Рамиле уйный. Җылы як гөлләре безнең кышны авыр кичерәләр. Әмма мондый илаһи нурга күмелгән фа­тирда авыруларын сиздермәскә тырыша­лар алар. Ел әйләнә ямь- яшел яфраклары, сих­ри чәчәкләре белән ку­андыралар, чөнки ярату­ны сизәләр. Ә ярату бар җирдә, күңел – яктылык­ка, гөлләр кояшка үрелә.

Гөлзәрия ШАКИРОВА.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев