Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аналарын бушлай укыта башлыйлар
2020 елдан Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызларны укыта башлыйлар. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«2020 елдан яңалык кертелә. Хәзер яңадан укыту алты яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче һәм мәшгуль булмаган хатын-кызларга да кагыла», - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.
Татарстанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче әниләрен яңадан укытуга быел 86,9 млн сум бүлеп бүленгән. Быел һәм киләсе елда ел саен 1518 хатын-кызны яңадан укыту күздә тотыла.
Республиканың балалы хатын-кызларны мондый укытуда тәҗрибәсе бар инде. 2011-2019 елларда ТР бюджеты акчалары хисабына 10,1 меңнән артык хатын – кыз белем алды. Укулар «Демография» милли проекты кысаларында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев