ТР Дәүләт Советы каршында оешкан Яшьләр парламенты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Үз тирәмдә дөньяны үзгәртәм» исемле онлайн марафон үткәрде
Дәминовларның дистә еллар дәвамында үзләре гомер иткән йорт ишегалдын гүзәллеккә күмелгән ял урынына әверелдерүен районда гына түгел, республикада да беләләр
Кешеләрне изге гамәлләр кылырга илһамландыручы әле инициатива чарасында райондашларыбыз Наил һәм Фирая Дәминовлар да катнашты һәм җиңү яулады.
Дәминовларның дистә еллар дәвамында үзләре гомер иткән йорт ишегалдын гүзәллеккә күмелгән ял урынына әверелдерүен районда гына түгел, республикада да беләләр.
Бәйгедә катнашучылар, яхшы гамәлләре турында сөйләп, бер минутлык видео яздырып, аны"ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырды. Җиңүчеләр социаль челтәрдә ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.
Онлайн-марафонга 400дән артык видео килгән. Җиңүчеләргә смартфоннар, сәгатьләр, уен приставкасы һәм башка төрле кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Наил абыйның һәм Фирая апаның кызлары катнашты, ә үзләре алар чараны онлайн рәвештә карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев