Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР буенча Роспотребнадзор балалар түгәрәкләренең ничек эшләячәген аңлатты

Татарстанда балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эшендә чикләүләр юк, ләкин Covid-19 коронавирусы аркасында өстәмә белем бирү учреждениеләренә кайбер таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Шунда ук өстәмә белем бирү учреждениеләре эше турындагы сорауга җавап бирәм. Бүгенге көндә балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр үткәрелә торган мәдәни үзәкләр һәм башка үзәкләр эшенә чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар профилактиканың барлык чараларын төгәл үтәргә һәм безне ачылышка кадәр бер эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте Патяшина.

Патяшина искә төшергәнчә, әлегә 100 дән артык кеше катнашында урам чаралары рөхсәт ителмәгән. Ә бинада бер үк вакытта 50дән артык кеше булырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/31-08-2020/rospotrebnadzor-po-rt-rasskazal-kak-budut-rabotat-detskie-kruzhki-5767460?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев