Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тойгелде авыл җирлеге үзешчәннәре сәхнә тотты

Тойгелде авыл җирлеге гармунчылары белән дан тота.

Бу юлы да җирлек 8 гармунчыны сәхнәгә чыгарды. Концертны исә яшь, әмма оста гармунчы Ринат Насыров ачты.

Концертта халык көйләре белән бергә заманча җырлар да яңгырады. Үзешчәннәр күмәк биюләре белән дә сокландырды. Ансамбльләр чыгышын халык аеруча яратып кабул итте кебек. Концертта өлкәннәр белән бергә яшьләрнең дә актив катнашуы сөендерде.

Ике сәгатькә якын барган концерт сизелми дә үтте. Зал тутырып килгән тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев