Товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча кайнар линия эшли
Яңалыклар

Товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча кайнар линия эшли

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан буенча Кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек идарәсе 7 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр товарлар һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия оештырачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ"

Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр төшке ашка бүленеп, кабул ителәчәк.

Мөрәҗәгатьләр 8 (917) 224-87-94 кайнар линия телефоны аша кабул ителәчәк. Моннан кала, (843) 221-90-16 телефоны аша "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең консультация үзәгенә дә шалтыратырга була.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев