Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Тоннель" операциясе барышында Мөслимдә кагыйдә бозуның 15 очрагы теркәлгән

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре "Тоннель" операциясенең чираттагысын Мөслимдәге Кооператив урамында уздырды.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатын күздә тоткан профилактик чара барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 15 очрак теркәлде. "Төзек булмаган машинада йөргән 3 шоферга, куркынычсызлык каешын такмаган 4 райондашыбызга, баласын махсус креслога утыртмаган 3 кешегә, каршы як полосага чыккан һәм юл билгесенә туктамаган өчен ике мөслимлегә, страховкасыз йөргән 5 ир-атка административ беркетмәләр төзелде. Мондый рейдлар даими үткәрелеп торачак", - дип хәбәр итә районнынң ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев