Тойгелде тимерчесе Әнәс Низаметдиновка 90 яшь
Олуг юбилее уңаеннан аны район башлыгы Альберт Хуҗин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерделәр
Тойгелде авылында яшәүче Әнәс Кыяметдин улы Низаметдинов үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Олуг юбилее уңаеннан аны район башлыгы Альберт Хуҗин, ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

Әнәс абыйның хезмәт юлы туган авылы белән тыгыз бәйләнгән. Ул 26 ел дәвамында җирле остаханәдә тимерче булып эшләп, намуслы хезмәте белән авылдашларының хөрмәтен казанган.
Тормыш иптәше Нурия апа белән алар үрнәк гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә алар – алты онык һәм алты оныкчык өчен кадерле дәү әти белән дәү әни.
Киләсе елда Әнәс абый белән Нурия апа гаилә коруларының 70 еллыгын каршы алачак. Бу – мәхәббәткә, тугрылыкка һәм бер-береңә терәк булып яшәүгә матур үрнәк.

Әнәс абыйга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, Нурия апа белән тигезлектә озын гомер, ә зур һәм тату гаиләләренә бәхет, иминлек һәм бәрәкәт телибез!
Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев