ТӘМЛЕТАМАК: Җырчы Ландыштан печенье рецепты
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Җырчы Ландыштан печенье рецепты

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан печенье рецептын тәкъдим итәбез. Балалар бигрәк тә яратачак, чөнки анда m&m салырга мөмкин.

Камыр өчен: 2 һәм 1/4 стакан он, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода.

Икенче савытка: 1 кап атланмай, 3/4 (көрән шикәр комы), 1 чәй кашыгы сыек ванилин. Бу ингредиентларны яхшылап болгатырга. Аннары шунда ук 2 йомырка, беренче савыттагы катнашманы салабыз. Әзер камырга шоколад яки m&m салып болгатырга кирәк.

Табага аш кашыгы белән салырга. Бу камырны алдан ясап, пакетка салып, суыткычка куеп була. Аннары кисеп алып, пешерергә мөмкин. 10 минут пешә.

Язма "Интертат.ру" сайтыннан алдынды.


Нет комментариев