Тәмлетамак: яшелчәле рагу рецепты
Яңалыклар

Тәмлетамак: яшелчәле рагу рецепты

Метрәйдән Айгөл ШЫГАЕПОВАдан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.

 Метрәйдән Айгөл ШЫГАЕПОВАдан яшелчәле рагу рецепты тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: сыек май (2-3 аш кашыгы), су­ган (1 баш), ит (250-300 г), бәрәңге (7-8 данә), кәбестә (300-400 г), кишер (1-2 данә), помидор яки томат пастасы (1-2 данә яки 1 аш кашыгы), тәмләткечләр, тоз.

Әзерләү ысулы

Суганны вак итеп ту­рап, кәстрүлдә сыек майда кыздырабыз. Итне турап, кыздырылган суган яны­на өстибез, тәменчә тоз, тәмләткечләр салабыз, ях­шылап болгатабыз.

Бәрәңгене эрерәк итеп шакмаклап турап, кәстрүлгә салабыз, шулай ук болгатып куябыз. Кәбестәне вак итеп турап, янына кыргыч ар­кылы үткәреп, кишер сала­быз, бергәләп уабыз (тәм өчен чеметем генә шикәр комы өстәргә була). Ан­нан соң кәстрүлгә кәбестә белән кишерне һәм алар өстенә 1-1,5 стакан кайнар су, 1-2 помидор турап сала­быз (помидорны томат па­стасы белән алыштырыр­га мөмкин). Яшелчәләр кайнап чыккач, сүрән утта 30-40 минут пешерәбез. Иң соңыннан тәм өчен яшел тәмләткечләр салыр­га мөмкин. Рагуны өстәлгә кайнар килеш, өстенә май­онез яки сөт өсте салып бирәбез.

Ашларыгыз тәмле бул­сын!


Нет комментариев