Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Ташкабаклы бәрәңге пиццасы

Онга атланмай, йомырка, сөт, чәй содасы, шикәр комы һәм тоз ку­шып, камыр ясагыз.

Шуннан зур коймаклар җәеп, майланган табага са­лыгыз. Коймакны атланмай белән майлап, кырыйларын бераз күтәртеп чыгыгыз.

Чистартылган бәрәңге һәм ташкабакны кисәкләп турап, җиңелчә генә кыздырып алыгыз. Шуны коймакка тигезләп ягыгыз да өстенә түгәрәкләп киселгән йомырка, уылган сыр һәм туралган яшел­тәмләткечләр сибегез. Аннары майонез салып, өстенә берничә кисәк май куегыз. Пиццаны 180 градус кызулыктагы мичтә пешерегез.

Алты өлеш өчен: 1,5 стакан он, 100 г атланмай, 2 йомырка, стакан­ның 3/4 өлеше сөт, аш серкәсе белән сүндерелгән

ярты чәй кашыгы чәй содасы, ярты аш кашыгы шикәр комы һәм тоз.

Эчлек өчен: 2 кечкенә ташкабак, 2-3 бәрәңге, 2 пешкән йомырка, 1 аш кашыгы кулинар мае, 3 аш кашыгы уылган сыр, 50 г атланмай, 4 аш кашыгы май­онез, яшелтәмләткечләр һәм тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев