Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тәмлетамак. Балык пешерү серләре

– Балыкның файдалы ризык икәнен һәркем белә. Бүген чуртан балыгын кыздыру серләре белән уртаклашабыз.

– Чуртан – коры, майсызрак балык. Иң элек, балыкны чистартып, 2-3 см калынлыкта турыйм. Һәм 2 литр суга 4 калак тоз салып, балыкларны шул тозлы суда 1-2 сәгать тотам. Шул арада сөт белән соус әзерләп куям. Тигез микъдарда алынган 250 грамм чамасы сөт белән суны кайнатып чыгарам. Шуңа борыч, төрле тәмләткечләр (тавык яки балык кыздыру өчен, роллтон) һәм бер-ике калак он салып, бераз гына куертам. Тирән табага күп итеп май салам, балыкларны тезәм, өстенә әзер соусны коям. Ул балыклар өстенә чыгар-чыкмас калса да ярый. Чуртан духовкада бер сәгать чамасы пешә. Балыкның пешкәне шуннан беленә: балыклар чип-чиста майда пешкән кебек була, соусы бөтенләй күренми. Бик йомшак, майлы, тәмле була! Сезгә дә пешереп карарга тәкъдим итәм!

Фото - Pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев