Тәмлетамак. Балык пешерү серләре
– Балыкның файдалы ризык икәнен һәркем белә. Ә менә аны кыздыру һәм пешерүнең үз сере бар, – ди Баланлы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Хафизова. Ул бүген чуртан балыгын кыздыру серләре белән уртаклаша.
– Чуртан – коры, майсызрак балык. Иң элек, балыкны чистартып, 2-3 см калынлыкта турыйм. Һәм 2 литр суга 4 калак тоз салып, балыкларны шул тозлы суда 1-2 сәгать тотам. Шул арада сөт белән соус әзерләп куям. Тигез микъдарда алынган 250 грамм чамасы сөт белән суны кайнатып чыгарам. Шуңа борыч, төрле тәмләткечләр (тавык яки балык кыздыру өчен, роллтон) һәм бер-ике калак он салып, бераз гына куертам. Тирән табага күп итеп май салам, балыкларны тезәм, өстенә әзер соусны коям. Ул балыклар өстенә чыгар-чыкмас калса да ярый. Чуртан духовкада бер сәгать чамасы пешә. Балыкның пешкәне шуннан беленә: балыклар чип-чиста майда пешкән кебек була, соусы бөтенләй күренми. Бик йомшак, майлы, тәмле була! Сезгә дә пешереп карарга тәкъдим итәм!
Фото – Матбугат үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев