Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 53 очрагы теркәлгән
Республикада коронавирус белән зарарлануның 3079 очрагы теркәлгән, пациентларның күбесе дәваланган.
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә 53 яңа Сovid-19 коронавирус белән зарарлану очрагы ачыкланган. Иң күбе — Казанда. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«13 кеше хастаханәгә урнаштырылды, Кырык кешедә авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Алар өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте Галимова.
Иң күп чир йоктыручылар 30-50 яшьтәгеләр — 17 кеше, шулай ук 50-60 яшьтәгеләр — 13 кеше.
Яңа зарарланучыларның географиясенә килгәндә, иң күп өлеше Казанга туры килә - 27 кеше, икенче урында — Чаллы - 17. Районнар арасында авыручылар саны буенча Тукай районы алда бара, анда 3 кеше авырый.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев