Төкле аягың белән, Яңа ел!
Яңалыклар

Төкле аягың белән, Яңа ел!

Яңа елдан һәркем нидер көтә. Могҗиза булыр да мизгел эчендә барысы да үзгәрер кебек.

2021 ел кешелек дөньясы өчен җиңелләрдән булма­ды. Мәкерле авыру тотры­клылыкны шактый какшат­кандыр. Әмма медаль ике яклы диләрме әле? Корона­вирус якыннарыбызның, тормышның кадерен, очрашу-аралашуларның бәһасен арттырды кебек.

Мөслим районы өчен ел, гадәттәгечә, вакыйга­ларга бай булды. (Алар­ны без газетабызның икен­че битендә барларбыз.) Мөслимдә быел Бөтенроссия Сабантуен үткәрүләрен бе­леп алган Кыш бабай да, әнә, Ык буендагы авыл ихатасын­да тукталырга булган. Алай гына да түгел, Кыш бабай ба­лаларны бүләкләр белән дә сөендерергә өлгерде.

Балалар гына түгел, Яңа елны өлкәннәр дә көтә (могҗиза тудыру үзләреннән торуын белсәләр дә!). Хәер, өлкәннәрнең әкияткә ихтыяҗы кайчак балалар­ныкыннан да зуррак, диләр бит. Тик барысы да үзебездән тора! Ышанычны югал­тмыйк!

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев