Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте

Бүген район хакимиятенең актлар залында террорга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Аның эшендә комиссия членнары, структур бүлек, халык күп йөри торган биналар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Александр Янов соңгы вакытта Россия шәһәрләрендә күзәтелгән кешеләр иминлегенә...

Бүген район хакимиятенең актлар залында террорга каршы көрәш комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Аның эшендә комиссия членнары, структур бүлек, халык күп йөри торган биналар җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары катнашты. Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Александр Янов соңгы вакытта Россия шәһәрләрендә күзәтелгән кешеләр иминлегенә кагылышлы вакыйгалар буенча чыгыш ясады. Террор актларын кисәтү һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатында барлык биналарда, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә каравыл һәм керү режимын көчәйтү, хезмәткәрләрдән уяулык таләп итү бурычы куелды. Авыл җирлекләрендәге хуҗасыз йортларны да аерым игътибарга алырга тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев