Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Түбән Табын интернатында укучы балалар Мөслимнең "Гагарины" белән очрашты

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның Түбән Табын мәктәп интернатында атказанган очучы, полковник Шәфыйков Рәшит Вагыйз улы белән очрашу оештырылды. Кичәнең герое балачагындагы кызыклы вакыйгалары, мәктәп елларындагы хыяллары белән уртаклашты.

Балалар белән аралашып кына калмады, истребитель самолетында очкан вакытындагы уникаль видео кадрлары белән дә сөендерде. Гомумән, бик тә җылы атмосферадагы очрашу-аралашу булды. "Районыбызның горурлыгы, Мөслимебезнең "Гагарины" булган Шафиков Рәшит абыйга укучылар һәм педколлектив исеменнән зур рәхмәтебезне, ихтирамабызны җиткерәсебез килә. Киләчәк тормышында ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, җан тынычлыгы теләп калабыз!", дип язалар безгә Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев