Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Татлыдан татлы балым...

Җирлегебездә 354 умартачы исәпләнә. Алар барлыгы5500 баш умарта тота.

Мөслим умартачыларының эшләре кызу бүген. Умарталыкларда тәмле, хуш ис таралган – бал аерту бара. Җәй кызу килгәч, умартачылар балны ике-өч атнага иртәрәк аерта башладылар. 
– Быел җәй шактый үзенчәлекле килде. Шунлыктан бал кортларына да ашыгып эшләргә туры килде. Хәзер умартачылар өченче тапкыр бал аерта. Араларында дүртенче катын аертучылар да бар. Быел беренче тапкыр бал аерту 26 июньгә туры килде. Хәтта май балын алучылар да булды. Җәй эссе килү күмәртәләп бал алу чорын шулай алга күчерде, – ди районның баш зоотехнигы Балмәрьям Саламаева.
Үзебез дә күреп тордык – чәчәкләр дә, юкәләр дә иртә чәчәк атты. Бу хозурлыкка таң калып, иртә эшкә керешкән бал кортлары хуҗаларына мул уңыш җыеп бирде. Ләкин җәйнең иртә килүе генә бер нәрсә. Яңгыр бөтенләй диярлек яумаган Тойгелде, Михайловка, Ташлыяр, Баланлы якларында бал бик әз булган. Ә менә Дусай, Карамалы, Иске Чакмак, Яңа Усы авыллары умартачылары бал уңышына сөенеп туя алмый.
– Халык беренче балны, гадәттә, “алам” дип ашкынып тормый. Нигәдер беренче балны әле өлгереп җитмәгән дип саныйлар. Ә беренче бал иң тәмлесе бит! Хәзер инде балның иң тәмле чагы. Курыкмыйча сатып алырга да, бүләккә-күчтәнәчкә җибәрергә дә була. Иң сыйфатлысы булып юкә балы кала. Сыйфатлы бал тамакны яндырып төшәргә тиеш. Быелгы сезонда 76 килограмм юкә балы аерттым. Узган ел юкә балы 56 килограмм гына чыккан иде, – ди Бикмәч умартачысы Николай Николаев.
Николай абый 50 баш умарта тота. Әти-бабасыннан мирас булып калган бу һөнәр аңа шулкадәр килешә. Ул бу эшнең бөтен тәмен белеп һәм яратып эшли. Николай абыйны тәҗрибәле умартачы диләр. Аның умарталары урман куенына сыенган. Яшәгән йорты да урманга терәлеп үк диярлек салынган.
Бүген умартачылар рапс һәм көнбагыш балларын аерта. Юкә балы ике ай дәвамында өлгерде. Умартачылар аны бик ипләп һәм тәмләп, саклык белән генә җыеп алды. 
Октябрь авылында гомер итүче Фәндәлия һәм Фәнис Дәүләтовлар умартачылык белән 43 ел шөгыльләнәләр. 16 рамлы умарталарыннан алар быел дүрт мәртәбә бал аертып алырга өлгергәннәр.
– Узган ел умарталарыбыз саны 27 булса, быел 32гә җитте. Гомер-гомергә күпләп терлеген дә, кош-кортын да тоттык. Умартачылык белән яратып шөгыльләнәбез. Елның елында ике тоннага якын бал чыга. Туган-тумачага да бирәбез, сатып та җибәрәбез. Безгә бу җан иясен тәрбияләү бик җиңел бирелә. Колхоз вакытында лотереяга ат откан идек, ул игез колын китерде. Сыерыбыз игезәк бозаулар белән сөендерде, – дип искә алды Фәнис абый.
Тырыш кешенең бәхете шулай аягына ураладыр инде ул! Умартачының табыныннан ук аның мулдан бал алуын белеп була. Дәүләтовлар өстәлендә хуш исле бал зур тирән савытка салып куелган иде. 
– Умартачыларга быел ел кулай килде. Кортларның агуланып үлгән очраклары булмады. “Август-Мөслим” агрофирмасы эшчеләре барлык технологияләрне кулланып, басуларны төнлә агулады. Утырган балны сыйфатсыз дип әйтә кайберәүләр. Бу бер дә алай түгел. Яхшы бал утырырга тиеш тә инде ул! Яңа Карамалы, Октябрь, Сөякәй, Бәкәбез, Әндереш авылларының рапс басуларыннан җыелган бал быел аеруча тәмле булган, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Балмәрьям Саламаева.
Умартачылар әкренләп кышка әзерләнә башлады. Җырчы Илдар Әхмәтовның “Татлыдан татлы балым син” дип җырлавы искә төште. Умартачыларның үзләренең дә бал кортлары кебек тынгысыз булуы аларга көтелгән генә түгел, көтелмәгән уңышлар да китерде. 
– Мөслим умартачылары бал кортларын саклау буенча зур эш алып бара. Кыш көне авырулардан һәм азык җитмәүдән үлү очраклары булмасын өчен бал кортлары гаиләләрен азык белән даими тәэмин итү кирәк. Норма буенча бер бал корты семьясы 25 килограмм бал белән тәэмин ителергә тиеш, – ди районның баш зоотехнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама