Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды.
Яңалыклар

Татарстанның тагын биш кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 278 кеше үлгән

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән биш үлем очрагы теркәлде <...>», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Ковидтан 1946, 1972 һәм 1981 елларда туган өч хатын- кыз, шулай ук 1955 һәм 1976 елларда туган ике ир-ат вафат булган.

 Министрлыкта үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус идентификацияләнгән, диделәр.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 278 татарстанлы яңа инфекциядән үлгән.


Нет комментариев