Татарстаннан 113 махсус операция хәрбие баласы Кремль чыршысында булды
Чара Дәүләт Кремль сараенда узды
«Татарстан делегациясе 113 яшь кунакны алып килде. Бу балаларның әтиләре чын батырлык күрсәткән: 97 бала әтисен югалткан, калганнарының әтисе яраланган. Сынауларга карамастан, малай һәм кызларның һәркайсы укуда, спортта һәм иҗатта уңышларга ирешә», – диелә хәбәрдә.
«Кремль чыршысына барабыз, дигәч, куандым! Әти һәрвакыт Кремль – илдәге иң мөһим урын, дип әйтә иде», - дип сөйләгән Түбән Камадан 12 яшьлек Тимур.
Бу көн балалар өчен бәйрәм генә түгел, ә аларның герой-әтиләренең батырлыгы һәр россияленең йөрәгендә яшәвен искәртүче чара булды.
Фото: t.me/moinrt
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев