Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты ярдәмендә IT-компетенцияләргә өйрәнделәр

Һәрбер укучы 15 мең сумга кадәр шәхси цифрлы сертификатлар алдылар.

Татарстанда 1000 якын кеше «цифрлы икътисад»илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында IT-компетенцияләр буенча бушлай белем алган. Һәрбер укучы 15 мең сумга кадәр шәхси цифрлы сертификатлар алдылар. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шәхси цифрлы сертификатны 1000 татарстанлы алды. Катнашучылар төрле яшьтә булулары да куандыра.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин әйтүенчә, беренче максат ул "Цифрлы икътисад“ милли проектын гамәлгә ашыру өчен кадрлар әзерләү.
Бушлай белем бирү буенча сынау проекты 2019 елда Россиянең биш төбәге арасында башланды.
Татарстанлылар арасында иң кирәкле юнәлешләр дип саналган «Минем документлар» хезмәтләрен күрсәтү үзәкләрендә мәгълүмат системаларын администрацияләү, персональ мәгълүматларны эшкәртү вакытында персональ мәгълүматларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, SMM-менеджер компетенциясе, клиентлар яратып карый торган цифрлы продуктларны булдыру иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев