Татарстанга грипп киләме? Роспотребнадзор: Авыручылар саны арта, 8 мең бала мәктәпкә керә алмый
Бу хакта Татар-информда Роспотребнадзор вәкиле Любовь Авдонина мәгълүмат бирде. Авырулар күбесенчә мәктәп укучылары арасында арта
Татарстанда грипп белән авыручылар саны арта. Узган атнада 114 кеше грипп йоктырган. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Хәл үзгәреп тора – гриппның өлеше атна саен арта бара. Авыручылар саны 7-14 яшьлек мәктәп балалары арасында арткан. Моңа фильтрлар да зур йогынты ясый. Уку елы башланганнан бирле сигез меңгә якын баланы уку йортларына кертмәделәр", – диде спикер.
Узган атнада республикада барлыгы 10 008 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атнадагыдан 11%ка күбрәк, әмма эпидемик чиктән 34%ка кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев