Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда янгында туганнарын коткарган яшүсмер йорт алды

Торак сатып алуга акча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән.

Бүген Татарстанның Алексеевск районындагы Олы Полянка авылында 14 яшьлек Иван Павлинов гаиләсенә яңа йорт ачкычлары тапшырылды. Агымдагы елның ноябрь аенда егет янгыннан энеләрен коткарса да, гаиләсе йортсыз калган. 
Павлиновларга йорт ачкычларын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды. Герой-яшүсмер сүзләренә караганда, яңа йорт элеккесеннән ким түгел.
«Барысы да ошый. Биредә иске йорттагы кебек түгел. Хәзер күргәннәрем мине таң калдырды,"-дип уртаклашты Иван. 
Торак сатып алуга акча ТР Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, район бюджеты һәм иганәчеләр хисабына мебель һәм техника сатып алынган, шулай ук ремонт ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама