Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда «Тоталь диктант» текстын театр һәм телевидение йолдызлары әйтеп яздырачак

ТР Милли китапханәсе үзәк мәйданчыкларның берсе булачак, анда диктантны Андрей Ургант әйтеп яздыра

Татарстан 18 апрельдә «Тоталь диктант» халыкара акциясенә кушыла. Быел төбәк мәйданчыкларында текстны актерлар, телевидение алып баручылары, блогерлар һәм популяр телепроектларда катнашучылар әйтеп яздырачак.

ТР Милли китапханәсе үзәк мәйданчыкларның берсе булачак, анда диктантны Андрей Ургант әйтеп яздыра.

Чаллыда акциягә «Кухня» һәм «Отель Элеон» сериаллары буенча билгеле Елена Ксенофонтова да кушыла. Ул КФУның Чаллы институтында чыгыш ясаячак.

Казанның ачык мәйданчыкларында текстны «Женский стендап» тамашасында катнашучылар Мария Маркова һәм Маргарита Родина әйтеп яздыра. Маркова – АРТ-үзәктә, Родина Камал театрында чыгыш ясый. «Россия – Минем тарих» тарихи паркында текстны Татарстан яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров әйтеп яздыра.

Акциягә шулай ук блогерлар, Татарстан теле - һәм радио алып баручылары, шул исәптән Русина СемененкоДинара ВургафтАнна СеменовыхЭльвира ФәйзуллинаМария АйнуллинаАлсу ЯкуповаГүзәл ЗәйнаковаГөлназ ГыйззәтуллинаПавел Густов һәм Нина Калаганова кушылачак.

Быел текст авторы - язучы, публицист Алексей Варламов.

Акция республиканың барлык шәһәр-районнарында 1000нән артык мәйданчыкта уза. Казанда диктантны китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр һәм музейларда язарга мөмкин. Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән проектның рәсми сайтында танышырга була.

Татарстанда акция «СИБУР» төркеменә кергән «Казаноргсинтез» һәм «Смотри» офтальмология клиникасы ярдәмендә уза.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев