Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
Яңалыклар

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 194кә җитте.

Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», - дип белдерделәр министрлыкта.

Коронавирустан 1938 елгы ир-ат һәм 1946 елгы хатын-кыз дөнья куйган.

Ведомствода чирнең ничек узуына бәйле нечкәлекләрне атамадылар. Шулай да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыклануын һәм вирусның идентификацияләнүен искәрттеләр.

Шул рәвешле, 3 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 194кә җитте.
 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/03-01-2021/tatarstanda-tagyn-ike-keshe-koronavirustan-lg-n-5797054


Нет комментариев